Шигърият
Утын. Печән. Бәрәңге
(Безнең заман авылы) ...Утын. Печән. Бәрәңге. Шигырь булып калган шигарьләр…
Сабый чактан
көн-төн ишеткән,
бәгырьләргә сеңгән сүзләр бу!
Оныкларга әйтсәң,
аңламаслар чын мәгънәсен...
Хәтта
үзебез дә (сугыш чоры балалары)
морҗалардан чыккан төтен тәмен
авыл күкләрендә югалттык...
Нәрсә калды дисең?
Җиләк исе калды күңелләрдә!
Гөл-чәчәкле урман-күлләр!
Зөһрәле тулган ай!..
...Утын. Печән. Бәрәңге.
Шигырь булып калган шигарьләр…
«КУ» 01, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
1
0
Сезнең заман авылының җитмәс ягы күп иде. .................Ул заманда авылда эш мәңге бетмәс күк иде. .............. ...Сезнең заман авылының йоласы каты иде. ...................Балаларның төп бурычы- ата- ана хакы иде. .................... ...Сезнең заман авылында өй тулы бала иде. .................Төп нигездә малайларның, төпчеге кала иде. ................. ...Сезнең заман авыл халкы гомер итте акчасыз. ...............Күптән беткән булыр иде шул бәрәңге бакчасыз?! ................ ...Башкаларга үрнәк биреп, авылыңда калып кара. ...................Авылыңнан, чөнки бүген, тик хәтирә калып бара... .................. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0