Үткәнгә хат
Даның синең күмелмәде, халык таный Үз чорының бунтарь баласын.
Сәлам, Такташ! Киләчәкнең
Билгесез бер кешесе мин булам.
Хәзер инде җавап итеп сиңа,
Сәлам сүзе белән
Хат язарга теләп утырам.
Хатың
Үз кешесен озак эзләмәде,
Кулдан-кулга күчеп йөрмәде –
Интернет бар – шуңа
Конверт-фәлән кирәк күрмәде.
Беләм, бабай, бу хатымны
Син беркайчан укый алмассың.
Ләкин
Даның синең күмелмәде, халык таный
Үз чорының бунтарь баласын.
Җирдә ирек, яшьлек чәчәк аткан
Иң матур бер чорда яшибез.
Безгә кирәк түгел «Иптәш»ләр дә,
Иптәшлеккә мохтаҗ түгел без!
Безнең кырда аткан чәчәкләрнең
Бөреләре озак ачыла.
Бәлки орлыклары начар,
Бәлки...
Дөрес урын кирәк сайларга.
Сез теләгән тыныч көннәр чоры
Тоткарланды әле бик күпкә.
Сыйнфый көрәш алмашынды хәзер
«Махсус»лашкан хәрби көрәшкә.
Һәр чорның да чире булган сыман
Һәр заманның була чирлесе.
Яки үзе теләп авырганы,
Яки... берәр гади киресе.
Күп сыйфатлар хәзер үзгәрделәр,
Күпмеләре юкка чыктылар.
Үзе өчен яшәүчеләр артты...
Хәер, алар
Сезнең чоргы да бит җырчылар...
Әй син, Такташ! Күп нәрсәне әле
Сөйләр идем бәйнә-бәйнә.
Беләсеңме,
Вакыт хәзер бик кадерле.
Шуңа янә язармын хат.
Ул чагында ләкин башка булыр бары:
Мин дә, дөнья да
Кайсы якка үзгәрербез – белмим.
Үзгәртмәбез ләкин дөньяны.
Гөлназ Әхмәдиева
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: "Такташ FEST"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев