Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үткән дә күк, үтмәгән дә...

Хыялларда йөр(е)сәк тә биек җирдә, Бәхетләрне таба алдык без тик җирдән!

 

Үткән дә күк, үтмәгән дә

Уйларымны сизгән кебек иртүк бүген,

Сер көткәндәй туар таңнан—киләчәктән,

Яңгырларга бик тә саран булса да җәй,

Җиһан тулып аллы-гөлле чәчәк аткан!

 

Күпме шундый ямьле җәйләр үткәргәнбез.

Алкын судай, ак болыттай, акты вакыт...

Бүгенгегә кадәр, баштан кичкәннәрне,

Уйлап яттым кичә кичтән чалкан ятып.

 

Үсмер чактан, яп-яшь көе камыт кидек,

Яшим дисәң, ял көннәрен, оныт, дидек!

Әңкәйләрнең һәр әйткәне канун иде,

Ният: кешеләрдән калмый бару иде.

 

Һәрбер хыял ул чагында күңелгә хуш!

Максатлар зур, күңел әйди, ә кесә буш...

Ә шулай да белдермәдек һичбер үпкә,

Хыялландык бары карап кичен күккә...

 

Хыялларда йөр(е)сәк тә биек җирдә,

Бәхетләрне таба алдык без тик җирдән! 

Гамь-ямь алдык гомерләрнең агышыннан,

Таң былбылы— тургайларның тавышыннан.

 

Авыр чакта эчтән генә сыктый, диләр,

Яшь күрсәтми, ләкин түзә—сабыр ирләр!

Башны иеп, йөзне сытып йөр(е)мәдек,

Булсын, дидек, дөнья кудык шабыр тирләп.

 

Күпне күрдек... Язгач, агын-карасын да,

Булды төрле вакыт...дөнья көткәннәрдә.

Дөрли-дөрли янып гөрләп үтеп китте,

Ә бит гомер, үткән дә күк, үтмәгән дә!..

Фото: Шедеврум ии

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев