Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үтә җил

Карышма өшеткеч җилләргә: Шомыртлар салкыны диләрме? Ничек бар – шул килеш сөямен! Гафу ит син мине – юләрне...

Урамда суытты дисең син...
Йә, әйтче, кайсыбыз ялгыша?!
Назларын кызганган карашың
Юшкыны күңелгә ябыша.
Карышма өшеткеч җилләргә:
Шомыртлар салкыны диләрме?
Ничек бар – шул килеш сөямен!
Гафу ит син мине – юләрне...
Үләрмен!.. Тик мине бу дөнья
Сагынмас микәнни аз гына?
Мин гашыйк хуш исле сиреньле
Һәм синдәй салкынлы язына!
Аз гына! Аз гына сабыр ит –
Тыначак бу ачы җилләре.
Урамда суытты дисең син.
Йөрәкне яп әле! Җилләдем…

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев