Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үртәмә

Мин инде яшәп арыган яшәмәгән дә килеш...

– Син бигрәк сәерсең, – дисең,

Нинди булырга тиеш?

Мин инде яшәп арыган

Яшәмәгән дә килеш...

– Яраттыңмы?..– дип сорыйсың,

– Язылган ич күземә...

Мәхәббәт килде дә китте,

Бушлык төяп күңелгә.

– Бушлык, – дисең, – сызламый ул,

– Хәзер инде җиңелдер.

Тере килеш утта ян да...

Шуннан минем хәлем бел.

Вакыт дәвалый... Юк, тукта!

Син үртәмә йөрәкне.

Вакыт мине кешеләргә

Ышанмаска өйрәтте!

"КУ" 6, 2018
Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев