Логотип Казан Утлары
Шигърият

Урам белән тыкрык кисешкән чат...

Кичердеңме икән, әни-бәгърем, Җил һәм мине – ике тыңлаусызны?!

Урам белән тыкрык кисешкән чат,

Әни язда суган җилгәрә...

И сызгыра сайрар коштай сузып!

Аптырагач,

Кычкырып бер җырлап җибәрә.

Җил чакыра шулай.

Миңа кызык,

Ерганаклар ерам, көлә-көлә...
(Күпме еллар,

Яз килдеме, хәтер-гөрләвектә

Суган кабыклары бөтерелә...)

Җил чакыра әни... Белми аның

Урлап китәчәген хисле кызын...

Кичердеңме икән, әни-бәгърем,

Җил һәм мине – ике тыңлаусызны?!

Җил чакыра әни... Юк ла, үзем

Сызгырам да моңсу җырым сузам:

Дала үзәгендә – җилле кала...

Һай, гомерләр җилдәй генә узган...
 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев