Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үпкә тоту чиге

Әрепләшмәс ике туган арасында ызгыш-бәхәс кузгатырлык сүз була.

Әрепләшмәс ике туган арасында
ызгыш-бәхәс кузгатырлык сүз була.
Шундый чакта үпкә саклап яшәр мөддәт
бары... җиде көнгә генә сузыла.

Аркадаштай ике кавем арасында
гауга-низаг чыгарырлык сүз булыр.
Мондый хәлдә кинә тоту канга сеңеп,
тәмам җиде буынгача сузылыр.

"КУ" 7, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев