Шигърият
Уникең тулгач
Тезләремнән төштең, балам, бүген уникең тулды. Үзең әйтмешли, хәзер син «әнә нинди зур» булдың.
Тезләремнән төштең, балам, бүген уникең тулды.
Үзең әйтмешли, хәзер син «әнә нинди зур» булдың.
Сиңа карап күрәм инде яшьлегем үтүләрен.
Тезләремдә чакларыңның кайтмаска китүләрен.
Тартынасың үзең хәзер кочакласам, үпсәм дә.
Минем өчен син гел сабый, күпме генә үссәң дә.
Җырларымның иң моңлысы – балам, багалмам икән.
Баш очыңда бер фәрештәң булып калалсам икән.
Кочагымнан чыктың, балам, бүген уникең тулды.
...Алда ниләр көтәдер дип, йөрәгем чәнчеп куйды.
Йөрәгем әрнеп куйды…
«КУ» 10, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев