Логотип Казан Утлары
Шигърият

Улым бии

Сәхнә уртасында улым бии! Минем күзләр бары аңарда.

Сәхнә уртасында улым бии!

Минем күзләр бары аңарда.

Йөрәккәем, аягына кушылып,

Бии гүя утлы табада!

Ялгышмасын, абынмасын диеп,

Дулкынланып карап торамын.

«Мәшаллаһ!» дип, «Сөбханаллаһ!» диеп,

Белгәнемне укып куямын.

Нинди шатлык, нинди горурлык бит!

Аңлатырга җитми сүзләр дә.

Әниләрнең өзелеп яратуы –

Баласына баккан күзләрдә!

Һәр биюең, һәрбер хәрәкәтең

Кабатланмас бүләк бит, балам!
Мәмнүн булып карап торып, шушы

Күренештән күпме көч алам!

Очып-очып биегәндә, улым,

Арыса да аяк-кулларың,

Бию көйләредәй җиңел булсын,

Матур булсын барыр юлларың.

Бии-бии күңелләрең үссен,

Бии-бии рухың ныгысын!

Шатлансаң да биеп җибәр, улым,

Сынауны да биеп узарсың!

Җыр-биюләр безне көчле итә,

Җыр-биюләр безне яшәртә!

Насыйп булсын, улым, гомер буе

Җырлап-биеп матур яшәргә! 

 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрес бит! Әни хисләре!