Үлемсезлек
Кабатлармын тыным беткән соңгы чиктә: Шагыйрь өчен үлемсезлек – дөреслектә!
(Тукайга ияреп)
Яши белмим, түрәләргә ялчы булып,
Акыллары сайларга да яучы булып.
Җәнлек, кошка ата алмыйм аучы булып.
Ат сыртына чыжлап төшмәм камчы булып.
Дымга сусап көйгән гөлләр керфегенә
Тамсам тамыйм бәрәкәтле тамчы булып...
Мине йомшак агач күреп, тунамагыз,
Курчак итеп, холкым белән уйнамагыз!
Йөрәгемдә яши минем сөңгеле ат.
Мин беркемгә баш бирмәгән, буйсынмас зат!
Дөрли миндә авызлыксыз иҗат уты,
Гасырларга тиңдәш аның һәр минуты...
Мең ялганга баткан фани бу дөньялык,
Бурлаклары аның гадел гади халык.
…Калсам да мин ихтирамнан, даннан читтә,
Туры сүзем, юк, тотмамын кырык биктә.
Кабатлармын тыным беткән соңгы чиктә:
Шагыйрь өчен үлемсезлек – дөреслектә!
«КУ» 04, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев