Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ул – ышаныч

Ни көч бирә, дисең, замандаш? Тойгансыңдыр. Минем җавабым да Синең соравыңа аваздаш. Ул – ышаныч.

Бу тормышта сине ни яшәтә?

Ни көч бирә, дисең, замандаш?

Ник сорыйсың?

Минем җавабым да

Синең соравыңа аваздаш.

Ул – ышаныч.

Шул ышаныч канат кагындыра,

Күккә чөя, җирдә кабындыра.

Ерак араларны якынайта,

Янып сөйгән ярны сагындыра.

Шул ышаныч, авырлыклар килсә,

Якын дуслар, диеп, җан ата.

Төннәрендә йолдыз саната да

Таңда кайчак борын каната.

Бу тормышта сине ни яшәтә?

Ни көч бирә, дисең, замандаш?

Тойгансыңдыр.

Минем җавабым да

Синең соравыңа аваздаш.

Ул – ышаныч.

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев