Логотип Казан Утлары
Шигърият

Укытучыма

Китап битен ачсам, каләм алсам, Укытучым баса каршыма.

Нинди генә бөек шәхесләр юк,
Һөнәрләр күп җирдә, ләбаса.
Башлангычта һәрберсенә ләкин
Укытучы ярып юл сала.

Китап битен ачсам, каләм алсам,
Укытучым баса каршыма.
Хәреф тану, язу-сызуларның
Сәбәпчесе тик ул барсына.

Бер карашка авыр тормыш серен
Төшендергән гади тел белән.
Ялгыш-хаталарны төзәтердәй
Һәр баланың җаен ул белгән.

Гел янәшә булды, ярдәм итте,
Кирәк чакта бирде киңәшен.
Бүген инде, якты маяк итеп,
Искә алам аның шелтәсен.

Укытучы Аллаһ тарафыннан
Билгеләнгән изге кешедер.
Керсез сабый күңелләрен уку
Мөгаллимнәр генә эшедер.

Чәчкәләрдән бәйләм җыйсам әгәр,
Озак тормас алар, шиңәрләр.
Ә җөмләдән матур шигырь тезсәм,
Савап булып җиргә иңәрләр.

Гөлшат Сафина

Фото: @kandinsky21_bot

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев