Шигърият
Укучыга бер сүз
Күр: «Сиксәннән соң – Сөюнамә» бу! Гаҗәпләнәсеңме: «Нәрсә, нәмә бу?!
Күр: «Сиксәннән соң – Сөюнамә» бу!
Гаҗәпләнәсеңме: «Нәрсә, нәмә бу?!
Мәхәббәтнамәләр булды шигырьдә,
Шуңа тәкълидме?» Юк, үзгә, яңа бу!
Борынгыдан мәгълүм газәл «шаһ»лары,
Гарәп, фарсы, төркидән – җиһанда бу.
Өйрәнеп бит шулардан – үрнәк алып,
Үзе дә мәйданга чыккан бәндә бу!
Гашыйклар яза газәл! Сиксәннән соң
Бер диванлык көч, дәрт каян миндә – бу?!
Милләт кызына, Гаташ, бурычлы син,
Дәлил моңа «Сөюнамә»ң. Менә бу!
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
1
0
Гашыйклар яза газәл! Сиксәннән соң (“Укучыга бер сүз” Гәдиф Гаташ)Иохан Гёте, диләр, имеш, җитмеш биштәяшь җилкенчәк Ульриканы гашыйк иткән.Сиксәннән соң , йә кем яза “Сөюнамә”? ахры, диләр, Гаташ, бераз шашып киткән?Шашмаган ла! Яшьлек бит ул кемдә ничек...Ничә яшькә җитүеңә карамый, ди.Рәдиф абый әле безнең егетләр күк!Йокы- ястык, мәхәббәт яшь сорамый, ди.Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0