Үксез телем
Татар үзе, чабуыңнан Умырып алып, эттәй талый. Сине уйлап тама яшем, Әрнүемнән йөрәк каный.
Татар балалар бакчасындагы кайбер
аналар туган телебезгә каршы
чыкканнан соң туган шигырь
Үксез Тукай хәлендә син:
Сыймадың тар йөрәкләргә...
Телләр бүген берәм-берәм
Әйләнәләр өрәкләргә.
Син дә әллә шул чиратта?
Кем бастырды сине анда?
Нигә һаман татар кими
Адәм затын санаганда?
Сыймадың син мәктәпләргә,
Булдың анда артык кашык.
Син барсына киртә, имеш! –
Ачу, нәфрәт акты ташып...
Якаң тотып очырдылар
Бусагадан урам якка.
Синең телең ярарлык дип
Табыннарга турамакка.
Йолдызларны синең телдә
Ярамый дип өйрәнергә.
Аш бүлмәсе – синең урын,
Сөйләшсеннәр өйдә генә!
Татар телле дәреслекләр
Очты дөрләп янган мичкә...
Иртән «Туган тел» көйләгән
Курай тынып калды кичкә.
Татар телле бакчага да
Сыймадың син, мескен телем.
Утлы ташлар яуды башка –
Җитә калды искәртүем.
Татар үзе, чабуыңнан
Умырып алып, эттәй талый.
Сине уйлап тама яшем,
Әрнүемнән йөрәк каный.
Базар көнне шайтаннарга
Хуҗаң сине сатар алдан.
Йөрәгемне калкан итеп
Яклыйм сине...
Татарлардан!..
«КУ» 02, 2025
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Телне яклау, телне саклау- мәгънәсезлек икесе үк! ...........Бүген татар Зөлфәт Хәкимнең бит “Телсез күке”се күк ! .......... ...Өй ишеген ябу белән, тотлыга да, телен он(ы)та, ...............Вата- вата, “өлкән” телгә күчә башлый шул минутта. .......... ...Телне саклау ур(ы)ны түгел, безнең өй һәм авыз эче! .............Аһәңеннән горурланып сөйләшүдә аның көче! ............. ...Тел саклыйм, дип кирәк түгел, үзең белән көрәшергә, ..............Аның өчен кирәк бары үз телеңдә сөйләшергә!... ............. ... Сәйлән
0
0