Уйна, кызым!
Син кечкенә, кызым, бик кечкенә, Дүртенче яз җирдә уйныйсың.
Син кечкенә, кызым, бик кечкенә,
Дүртенче яз җирдә уйныйсың.
Кереп китсәң үлән арасына,
Адаштым дип куркып елыйсың.
Чәчүргечең әллә алсугамы,
Күбәләкләр оча тирәңдә.
Нинди матур чәчәк үскән диеп,
Кем сокланмас сине күргәндә.
Уйна, кызым, шаяр, сикер, кызым,
Йөгерә-йөгерә тубың тәгәрәт.
Җир дә шулай, синең тубың кебек,
Зур галәмдә бара тәгәрәп.
Җир тәгәри, без дә көн итәбез,
Шушы җирдә безнең гомерләр.
Киләчәкнең барлык язмышлары
Баш ияргә сиңа килерләр.
Уйна, кызым, шаяр, сикер, кызым,
Тормышыңның әле яшь чагы.
Туп түгел лә синең кулларыңда,
Кулларыңда синең – җир шары!
1961
"КУ" 6, 2025
Фото: shedevrum.ai
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев