Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйларымның, ахры, мин колы

Акылыма богау салган уйлар, Бирми миңа алар тынгылык. Йөрәгемне сарган уйларымнан Булмас, ахры, мәңге котылып.

Качты инде татлы йокыларым,
Йолдыз санап үтә төннәрем.
Таң алдыннан алар да бит сүнә,
Ялгыз гына калам көннәрен.
Чынга ашмас өмет-хыялларым
Минутка да китми күңелдән.
Кая барыйм, кемнән ярдәм сорыйм? –
Акыл белән ара өзелгән.

Акылыма богау салган уйлар,
Бирми миңа алар тынгылык.
Йөрәгемне сарган уйларымнан
Булмас, ахры, мәңге котылып.

 

«КУ» 07, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев