Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйлар

Җылы эзләп, бозга төшкән йөрәк һаман сыкрап куя. Яраклашмый гына яшәп булмый нигә синдә, дөнья?!

Еллар арасына басма салып, уйга чумдым тагын...
Минем һаман көздән җылы эзләп йөргән исәр чагым...
Төн капкасын таңга киереп ачам: йолдыз явып үткән...
Башларымны әйләндергән хисләр җиргә сеңеп беткән.
Шәрә калган агачларны барлап, җәйгә ишек эзлим.
Яз кузгаткан бозның чыңын кабат ишетергә телим.
Узмыш юк та, узмыш юк, ди һаман, кышка таба караш...
Риза бул да битәрләмә җаның, йә дөньяга яраш.
Яраш... яраш... мескен җанның инде утлы күмер хәле.
Яраклашу төчесеннән бүген әче тормыш тәме.
Ярашам да кебек бу дөньяга, ялгышам да кайчак,
Алтын урталыкны тапмый яна, җаным – ялкын учак.
Җылы эзләп, бозга төшкән йөрәк һаман сыкрап куя.
Яраклашмый гына яшәп булмый нигә синдә, дөнья?!

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев