Уйламадык...
Көн-таң атса, гел бер уй килә күңелгә: Кайсыбызны «алып китәр», чират – кемдә?..
...Бер ананың газиз дүрт баласы без…
Бер карында яралган дүрт җимеш идек,
Төрле тараф, төрле җирдә гомер сөрдек.
Аерымлыкны, ялгызлыкны тоймый идек,
Күрешелсә, серләшеп без туймый идек.
Әнкәм текте күлмәкләрне аллы-гөлле,
Дүрт кызына бер фасонлы, бер үк төрле.
Сабантуйга төшә идек пардан киеп,
Үстек белми ятимлекне, тоймый кимлек.
Уртак иде эш-гамәлләр, белмеш-күрмеш,
Якын туган, дусларыбыз, таныш-белеш...
Яшәдек без бер-беребезне аклап, яклап,
Уйламадык китәр диеп кемдер ташлап.
Көтмәгәндә килде безгә авыр кайгы:
Ковид-зәхмәт бер апамны тартып алды.
Бер ел үткәч, ташлап китте икенчесе...
Кителеп төште киң дөньяның зур бер чите.
Дүртәү идек – бер гөлдә дүрт җимеш гүя,
Калдык хәзер ике бөртек – икәү генә...
Көн-таң атса, гел бер уй килә күңелгә:
Кайсыбызны «алып китәр», чират – кемдә?..
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев