Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уен-дуен

«Көрәшче» дип, ир баланың маңгаена язылгандыр.

Гомер юлы язмышына алдан-ала сызылгандыр.

«Көрәшче» дип, ир баланың маңгаена язылгандыр.

Малай-шалай, әсәренеп, «сугыш-сугыш» уйнап үсә.

«Алга!» дигән сүз көченнән яугир рухы аңа күчә.

Ир-егетнең калебендә көрәш уты дөрләп яна.

Илен саклау – җиде буын бабасыннан мирас аңа.

Уен булса кагыйдәсез, уйный торгач, уймак чыгар.

Ил данын да, ир данын да дуен5-мәхшәр төптән егар. Илбасардан илен яклап, Ватан-Ана хакын хаклап,

Гадел көрәш кичсә генә, кайтыр ирләр горур атлап.

...Тәрәзендә уты яна, намазлыкка яше тама.

Хәтәр дуен тынсын, диеп, догасында көн-төн ана.
 

5 Дуен – диал. Берәр эшнең, тамашаның иң кызган чагы, өлеше; эшнең, бурычның иң хәтәр, иң авыр өлеше 

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев