Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тынычлыкка сусау

«Бу дөньяда тынычлык бар!» диеп, кемнәр әйтер, кемнәр дәлилләр?

Бер алдангач, юктыр котылу.

Бу – көчсезнең, көчле басымында,

Юк булуга бару, йотылу!

 

Кешелеккә тыныч яшәү – хәрәм;

Дәлилме бу, әллә фаразмы?..

Тыныч башланыр, дип көтеп алам

Чираттагы елны һәм язны!..

 

Уйлауларым, юрауларым белән

Юкка чыга инде тагы ла...

Бер тарафта ун ел сугыш бара,

Бер тарафта яңа кабына.

 

Җир җитмиме безгә, ил җитмиме?..

– Нәрсә җитә дөнья ямьлегә?!

Бер уч гомер эчләрендә кеше,

Байлык диеп, тауга бәрелә.

 

Кыяларга оча, упкыннарга,

Су төбенә китеп югала.

«Кабат сугыш була!» – кешелекнең

Киләчәге шулай юрала.

 

«Бу дөньяда тынычлык бар!» диеп,

Кем соң әйтер, ә кем дәлилләр?

«Тынычлык»ның канлы тырнагында

Җәфалана бүген күп илләр!..

 

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев