Тынычлыкка ни җитә
Күрше малына ымсынмый яшәп кара: Үз азыгың үзеңә, дип, Күктән бүлгән.
Бу – Сарыкның утлап йөргән җире иде,
Ул тынычлап шунда гомер сөрә иде.
Тик бер көнне җирдән чишмә тибеп чыкты,
Шул көннән соң монда тәмам мәхшәр купты.
Әллә каян килеп тапты Дөясе дә,
Килеп җитте Айгыры да, Биясе дә.
Дуңгызына чаклы монда ияләште,
Килгән бере, үҗәтләшеп, җир бүлеште.
...Хәзер монда бай утлауның эзе дә юк.
Актарылган, туздырылган чишмә-арык.
Ни «ә», диеп, ни «бә», диеп әйтә алмый
Коты очкан, гаҗизләнгән мескен Сарык. ...........................................................
Көчленеке бу замана, дисәләр дә,
Хәрам малдан әле кем соң рәхәт күргән?!
Күрше малына ымсынмый яшәп кара:
Үз азыгың үзеңә, дип, Күктән бүлгән.
"КУ" 10,2018
Фото: unsplash
Теги: мәсәл
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев