Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тыңлаучанлык бәласе

Кистереп: «Юк!» – дип әйтергә авыр кешегә. Шул сүздән бәгырь теленә, күңел күшегә... Әйтмичә дә булмый кайчак, әйтергә кирәк. Һәр әйтүдән парә-парә теленә йөрәк.

Кистереп: «Юк!» – дип әйтергә авыр кешегә.
Шул сүздән бәгырь теленә, күңел күшегә...
Әйтмичә дә булмый кайчак, әйтергә кирәк.
Һәр әйтүдән парә-парә теленә йөрәк.
Кеше үзе белсен икән, булмастай эшне.
Үз сүзеңне үткәрмәсәң – һәммәсе көчле.
Һәммәсе үзенчә хаклы, үзенчә дөрес.
Һәркемнең бакыр тәңкәсе алтын йә көмеш.
Ә синең сүз сүзмени ул, гел «ярар» дигәч?
Яхшылык диеп кылганнан мең зарар тигәч...
Хәлгә керү, өмет бирү рәхәтен рәхәт.
Ярый да ул ахыр чиктә ишетсәң рәхмәт.
«Ярар!» дигәнгә өйрәткәч, «юк!» диеп дәшсәң,
Иң явыз дошманың булыр кичәге әшнәң.

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев