Логотип Казан Утлары
Шигърият

Түшәгеңә мендәр түгел, болын чәчәге салдым...

Түшәгеңә мендәр түгел, болын чәчәге салдым, Болын чәчәкләрен күреп, син үзең дә таң калдың…

Түшәгеңә мендәр түгел, болын чәчәге салдым,
Болын чәчәгенә карап мин үзем дә таң калдым.
Сокланыплар карап тордым, нинди гаҗәп күренеш!
Күз алдымда: авыл кыры, җәелеп аккан инеш.
Авыл моңын чыңлата күк зәңгәр кыңгыраулары,
Тимәгәндер әле аңа дөньяның кыраулары.
Ах, бу нечкә, серле таҗлар! Туган яктан кайткан ул,
Әйтерсең лә сине, мине үзе эзләп тапкан ул.
Ә ул таҗлар кушылган күк төн-җиһанның гаменә,
Манчылган күк сихри таҗлар җәйге җиләк тәменә.
Һәй, ул нечкә, иркә таҗлар сөяр әле, иркәләр,
Каршы алыр, ышан, иркәм, безне назлы иртәләр.
Түшәгеңә мендәр түгел, болын чәчәге салдым,
Болын чәчәкләрен күреп, син үзең дә таң калдың…

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев