Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тургайлар белде микән?

Кыр чәчәкләрен сөйгәнне тургайлар белде микән? Тайгада гөл эзләп йөргән ир-аттан көлде микән?

Кыр чәчәкләрен сөйгәнне тургайлар белде микән?
Тайгада гөл эзләп йөргән ир-аттан көлде микән?
Гадилеккә гади үзе, матурлыкка бик матур.
Кыр чәчәгенең исләрен посылкага, Лу, тутыр.
Тургайлар беләме икән, ничек сагынганымны?
Мондагы шыксыз кошка да ярымтабынганымны!
Юк, белмидер, белсә әгәр, бер җырлап китәр иде!
Уналты елдан соң, канәт, моннан китәрсең диеп…

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев