Тукыма
Иҗекләп җыямын гомерне. Һәм шуннан тукыймын тукыма. Озынмы тукымам, түгелме – Һәр сүзе аерым укыла...
Иҗекләп җыямын гомерне.
Һәм шуннан тукыймын тукыма.
Озынмы тукымам, түгелме –
Һәр сүзе аерым укыла...
Сүздәге мәгънәләр көлтәсен
Түкмичә, чәчмичә җыям да
Җилгәрәм, орлыклар сайлыймын:
Калмасын бер кибәк, бер кый1 да!
Һәм төсләр өстимен. Тукымам
Тулыша мең дә бер төсмергә.
Төс иңгәч Җир-Күктән, җаныма
Илаһи сихри нур сирпелә.
Шул нурны үз итеп тырышам
Дөньямны нур-моңга төрергә.
Бурычым: мәгънәләр тудырып,
Җандашка-аңдашка бирергә...
Шулайрак уйлыйм да... Уянам...
Мин, ахры, Дон Кихот хәлендә?..
Бүген кем тукыма кадерләр,
Ни бар дип, тукучы, кал(е)беңдә?
1 Кый – чүп үләне.
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА (1956) – шагыйрә, галимә; Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты. «Абага чәчәге», «Мизгелләр йолдызлыгы» һ.б. китаплар авторы. Уфада яши.
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев