Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукай булса...

Син киткәннән бирле бакыйлыкка, Мәркәземдә хәтәр җил исә. Ничә гасыр инде туган телне Албастылар телемләп кисә.

Син киткәннән бирле бакыйлыкка,
Мәркәземдә хәтәр җил исә.
Ничә гасыр инде туган телне
Албастылар телемләп кисә.


Син киткәннән бирле, газиз халкым
Ничә тапкыр күккә талпынды.
Кара төндә, шәм яктысы эзләп,
Мең мәртәбә ташка абынды.


Син генә юк... Булсаң сүгәр идең:
– Нигә бәйдән купкан көчекләр?
Ил күгенә, төркем-төркем булып,
Ник ашкынмый мәгърур бөркетләр?


Син генә юк!.. Терелтәсе иде
Сине бары, бары бер көнгә;
Төбәп әйткән туры сүзләреңә
Җавап тапмас иде беркем дә.


Тере булсаң, безгә әйтер идең:
– Ояты ни! Заман колы мин.
Бурлак сыман, көн корабын тартам,
Кубарырга теләп боз сыннарны,
Кулга урап аркан-толымын…


Чыгар идең ачы бураннарда,
Уятырга тарих атларын.
Сөрән салып өнсез урамнарга,
Кайтарырга халкың хәтеренә
Татарымның яугир чакларын.

 

«КУ» 04, 2026

Фото: freepik ИИ

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев