Тукай белән сөйләшү
Милләт кенә хаста сәясәттән Елдан-елга бара азаеп.
Төн уртасы. Кемдер ишек какты,
Декабрьнең салкын челләсе.
Тукай тора, үзе яланаяк,
Өстә тузып беткән хөлләсе.
Өйгә узды. Оек, кием суздым.
Ул аларны кабул итмәде.
«Киемсезлек түгел, ә мәнсезлек
Йөрәгемә, – диде, – үткәне».
Чәйләп-мәйләп шуннан фикер сүттек,
Ютәлләп тә алды буылып.
Без ютәлсез килеш буылганны
Ул тыңлады миннән шым булып?!
«Икебез дә бума, – диде Тукай, –
Безне буганнардан юк дару.
Иң мөһиме – фани дөньяларда
Тапталмаган намус калдыру».
«Сине бүген бар да сөя, – дидем, –
Синең алда безнең юк гаеп.
Милләт кенә хаста сәясәттән
Елдан-елга бара азаеп.
Күп җирләрдә синең сыннарың бар,
Исемеңне урам, чат алган.
Дәүләт бүләге дә, Тукай дустым,
Синең исем белән аталган».
Теплоходлар, мәйдан, клубларны да
Санап киттем – бармак җитмәде.
Үз исемен мәңгеләштерүгә
Тик Тукайның исе китмәде.
Пушкинны да шуннан искә алдык,
Фикерләр бер икән ләбаса!
Пушкин бит ул – Пушкин булмас иде,
Патшаларга әгәр яраса!
Синең чорда, Тукай, күпме халуй,
Күпме булган сарай шагыйре.
Һәм бүген дә хакимиятчеләр
Арабызда йөри бик эре.
Шифаханә аңа тәкъдим иттем,
«Кымыз тулы, – дидем, – киштәләр».
«Бүген түгел, чирне вакытында
Дәваласын иде иптәшләр...»
Шулай диеп Тукай чыгып китте,
Сузылып ятты ишек келәсе.
Аяк эзләреннән тирләп калды
Декабрьнең салкын челләсе.
"КУ" 06, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев