Шигърият
Туган тел – йөзек кашы
Без татарлар – алтын йөзек, Туган тел – йөзек кашы.
Туган тел һәрбер татарга
Озын юлның юлдашы.
Маяк булып юл күрсәтә
Туган тел – йөзек кашы.
Туган тел аркасын куймый
Иссә дә җилләр каршы.
Авыр чакта ярдәм итә,
Туган тел – йөзек кашы.
Туган тел, сиңа бәйләнгән,
Бар татарның язмышы.
Әй дә моңлы, үзең назлы
Туган тел – йөзек кашы!
Туган тел күккә күтәрә
Моңлы азан тавышы.
Туган җирем Татарстан,
Туган тел – йөзек кашы.
«Әни», – диеп тел ачылган –
Безнең тормышның башы.
Без татарлар – алтын йөзек,
Туган тел – йөзек кашы.
"КУ" 09, 2016
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Без татарлар, имеш,- алтын йөзек, .........туган тел, имеш,- йөзек кашы... .............Каян килеп шулай булган әле? ...........Булган ди сиңа, атаң башы! ........... ...Тел кысыла, кими татар саны, ............Ә кемдер кигән алсу күзлек... ............Кашлы алтын йөзек дигәннәрең, ..............түгелме кашсыз бакыр йөзек?!... ............. ... Сәйлән
0
0