Туган якка кайтып кына була
Мөслимемә тагын кайттым әле, Кемдер кайтмагандыр, килгәндер. Туган җиргә кайтып кына була, Мөслим бит ул миңа – бердәнбер.
Мөслимемә тагын кайттым әле,
Кемдер кайтмагандыр, килгәндер.
Туган җиргә кайтып кына була,
Мөслим бит ул миңа – бердәнбер.
Чагыштырып әйтсәк, Мөслим минем
Баегымның газиз әнисе.
Ә баласын, нинди хәлләрдә дә,
Тик әниләр генә жәллисе.
Кагып-сугып үстермәде Мөслим
Баегымны, сөеп үстерде.
Һәр баласын биш бармактай күреп,
Тигез сөйгән әнкәм шикелле.
Нинди заманда да Баек шуңа
Аягында калды егылмый.
«Авыл бетә» дигән кара тамга
Читләп үтте аңа сугылмый.
Яңа йортлар калкып чыга әле,
Берән-сәрән генә булса да.
Туган нигеземдә көтә мине
Тәрәзәләр, капка, бусага...
Тик әнкәем генә йөгереп чыкмый,
«Бәбекәем» диеп, ашыгып...
Мин үзем дә кайтмыйм Баегыма
Элеккедәй ярсып, ашкынып...
Казанымда чакны «Кайтам!» диеп,
Шатланам да кабат укталам...
Туган якка кайтып җиткәч ләкин
Мөслимемдә генә тукталам...
Аяк атласа да күңел тартмый,
Мин Баекта ятим, үксезмен...
Газиз әнкәм кебек назлап мине
Кочагыңа алчы, Мөслимем!
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев