Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган авылым – Тәкмәгем

Кендек каны тамган җирем, Туган авылым – Тәкмәгем. Мин бит синдә авыз иттем Иң беренче икмәгем.

Кендек каны тамган җирем,
Туган авылым – Тәкмәгем.
Мин бит синдә авыз иттем
Иң беренче икмәгем.
Әнкәм сөте белән кергән
Сиңа булган мәхәббәт.
Тузаныңны иснәсәк тә,
Безгә шулкадәр рәхәт.
Әткәем белән әнкәем
Синдә гомер иттеләр.
Җиде кызга бәхет теләп,
Мәңгелеккә киттеләр.
Урамнарың иңләп-буйлап,
Синдә тәгәрәп үстек.
Хәер-фатихаңны алып,
Төрле якларга күчтек.
Яллар җитсә, кунак көтеп,
Туган йорт табын кора.
Синдә кичкән яшь гомерләр,
Үткәннәр сагындыра.

Дилбәр ӘХӘТОВА

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев