Шигърият
Туеп киттем әле кешедән
Танышасым, күрешәсем килми, Туеп киттем әле кешедән.
Танышасым, күрешәсем килми,
Туеп киттем әле кешедән. –
Җылы тапмыйм нәүмиз күңелемә,
Калтыранам, туңам, күшегәм...
Байлык, акча, мөлкәт кирәк түгел,
Акыл үземдә дә җитәрлек...
Шулай булгач, кеше дигәненең
Нәрсәсе бар исең китәрлек?!
Күрдек инде... Ияртеп тә йөрдек
Түбән дигәннән дә түбәнне...
Ышанылды шушы буладыр дип,
Өлешеңә – көмеш дигәне.
Нинди көмеш, ди, ул! Тутык тимер!
Күпме чистартсаң да, агармас...
Изге гамәлләрең бәяләмәс,
Сиңа кеше итеп карамас.
...Күңелемә тимер йозак элде
Кешелексез кырыс бу заман.
Рас килде әнкәм әйткән сүзләр:
«Бер яхшыга, кызым, бер яман...»
"КУ" 12, 2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ни эшләргә кала микән ......... ...Туеп киттем әле кешеләрдән («Туеп киттем әле кешедән” Шәмсия Җиһангирова) ........ ...Ни эшләргә кала микән, туя калсаң кешеләрдән: ..........туганнардан, дус- иптәшләр, таныш- белеш, күршеләрдән? ......... ...Ничек итеп яшәргә соң, дәрвиш кебек, япа- ялгыз? ..........Бу заманда , йә кем инде “мәгарә”дә ята ялгыз? .......... ...Бикләнеп тик үз эчеңә, бер көн дөнъя күреп булмый, ..........Кешеләрдән башка, хәтта кабергә дә кереп булмый... ............ ...Дөнья төрле, төрле һәм дә кешеләр дә тирәбездә... ..........Ялгышлардан, хаталардан хали түгел беребез дә. ............ ...Гаеп тагып бар кешегә, ник яшәргә үпкә белән? ...........“Ялгыз йөреп юл тапканчы, адаш,- диләр, күпләр белән”. ............. ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0