Тәрәзә янында
Мине бүген, бомба шартлап түгел, Сандугачлар сайрап уятты!
Чәчәк ата кебек үзе күңел,
Таң шикелле хис саф, уй якты;
Мине бүген, бомба шартлап түгел,
Сандугачлар сайрап уятты!
Тәрәзәмне тулы ачтым, күрәм:
Таныш урман, камыш, күл әнә;
Ничек рәхәт, җәйнең җиле керә
Блиндажга түгел, бүлмәмә.
Күгәрченнәр гөрләп оча җимгә,
Тыңлыйм – гүя, аңлыйм серләрен:
Алар сөйли бу иртәне җиргә
Китерде дип җиңү көннәре.
Кинәт томан сирәгәеп китте,
Күз алдымда – уяу, зур шәһәр.
Әнә юллар, беләм, шулар илтте
Мине моннан Эльбага кадәр.
...Мәйдан итеп уйларым кошына
Шул юлларын үткән арамның –
Мин сокланып, тыныч тормышыма
Ачык тәрәзәдән карадым.
«Совет әдәбияты». 1946 ел, 7-8нче сан.
"КУ" 05, 2022
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев