Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Торыйк-торыйк», – тагын кошлар китте

«Торыйк-торыйк», – тагын кошлар китте, Тавышлары керде җан ярып.

«Торыйк-торыйк», – тагын кошлар китте,

Тавышлары керде җан ярып.

Җанымның да нәни бер өлеше

Алар белән китте ияреп.

«Торыйк-торыйк», – диеп алар тагын

Тезелешеп кайтыр, яз җиткәч.

Йөрәгемнең кыйпылчыгы гына

Кире кайтмас инде бер киткәч. 

Минем йөрәк коштай булган икән!

Аңламадым шуны – әй, надан...

Көзләр саен кечерәя барам,

Китә барам шулай дөньядан.

Җан авазым васыять булып яңгырар

«Торыйк-торыйк» дигән кошларда.

Йөрәгемнең соңгы кыйпылчыгы

Мәңгелеккә китәр кышларга.

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев