Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төртмәле нәсыйхәт

Озак яшәү сере борчып торса, тәмәкеңне, кардәш, көйрәт бер.

Сүзең гелән малга кайтып кала,
әйләнгәнсең акча колына...
Хасиятле күкнең хисабында
шактый ишле савап көтәр сине –
игелекле гамәл кыл гына.
Озак яшәү сере борчып торса,
тәмәкеңне, кардәш, көйрәт бер.
Озайтырга гомер язларыңны
карьяңдәге ала каргалардан
алачагың булу кирәктер.

 

«КУ» 07, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев