Шигърият
Тормыш
Хушлашасы килми синең белән, Артык ямьле шул син, и тормыш!
Хушлашасы килми синең белән,
Артык ямьле шул син, и тормыш!
Могҗизалар алып килер төсле
Юлыңдагы һәрбер борылыш.
Сынауларны үтәр бер көч булып,
Һәр күңелдә яши мәхәббәт.
Нурда йөзгән көнгә генә түгел,
Төннәреңә хәтта мең рәхмәт!
Синнән туеп китүчеләр юктыр,
Артык татлы шул син, и тормыш!
Тулган айның серле сукмагына
Илтсә иде соңгы борылыш…
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев