Төнге уйлар...
Эткә генә түгел, кешегә дә Җәмгыять бит кайчак битараф. Гаделсезлек хөкемендә калып, Күпме кеше булгандыр харап?!.
Төнге йокым бүлеп этләр өрә,
Тавышлары үтә үзәккә.
Хуҗасызлар. Урам этләре ул,
Төннәрен дә өреп йөдәтә.
Өерләшеп урам буйлап йөргән
Этләргә язмышны кем язган.
Урамнарга сукбай этләр хуҗа,
Ачның аның ачуы яман.
Дүрт аяклы дуслар кансызланды,
Әзер алар өзеп ташларга.
Кырыс дөнья дустан дошман ясый...
Ни язгандыр газиз башларга?
Телләре юк,
булса, сорар идем,
Кайда диеп сезнең хуҗагыз?
Без – кешеләр – шундый битарафлар,
Мескеннәрне күрми узабыз.
Эткә генә түгел, кешегә дә
Җәмгыять бит кайчак битараф.
Гаделсезлек хөкемендә калып,
Күпме кеше булгандыр харап?!.
Бәхетсезләр йөри төркем-төркем...
Кем белми соң алар хакында?
Эт тормышы белән яшәүчеләр
Тормышның иң түбән катында.
Яңгыр коя. Кая барсын кеше?!
Йортсыз калган, юктыр ризыгы...
Күңелендә бушлык. Бу тормышның
Бармы икән аңа кызыгы?
Мохтаҗларны уйлап,
күңел сыкрый...
Бертуктаусыз этләр өрәләр.
Ә кемнәрдер ачы тавыш белән
Кара төнне ярып көләләр.
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев