Төлке бизмәне
Ни дип икән күргән бернең исе китә? Тәмлерәктер моннан мең кат тавык ите!
Бар урманны шаккатырып, белсәң әгәр,
Таралган, ди, тирә-якка шаулы хәбәр:
Азга гына, ерак юлдан арыганга,
Тавис кошы тукталган, ди, бу урманга.
Аны күреп, урман халкы шаклар каткан:
Койрыгында каурыйлары алтын яккан,
Ефәкләрдән чиккән, имеш, канатлары,
Көмеш кәвеш кигән сымак аяклары!
Төлкегә дә ирешкән, ди, яңа хәбәр,
Оят булыр шуны күрми калсаң әгәр.
Бар да мактый: «Карыйк әле, шту за җимеш!»
Күргән төлке. Ботарлап та аткан, имеш.
Алтын каурыйлар астыннан, танау сузып
Яланган да төлке бераз, алга узып,
Гаҗәпләнеп торгач шулай, исе китеп,
Әйткән, имеш, койрык белән авызын сөртеп:
– «Тавис кошы, Тавис кош» дип шаулаштылар,
Әллә инде бу җанварлар гел шаштылар?!
Ни дип икән күргән бернең исе китә?
Тәмлерәктер моннан мең кат тавык ите!
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: мәсәл
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев