Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төен

Һәр төеннең үз төере була – Чияләнә, кыса, бөтерелә, Чишелере була, чишелмәсе Үзең белән бергә бетерелә...

Һәр төеннең үз төере була –
Чияләнә, кыса, бөтерелә,
Чишелере була, чишелмәсе
Үзең белән бергә бетерелә...
Корыч белән кырланганы була,
Кылыч белән кат-кат киселгәне,
Дар агачын күпме зар елатты
Элмәкле бау белән ишелгәне.
Һәркем төен, һәр көн, айлар, еллар –
Төеннәрнең төеп тутырганы.
Туган көннән кабат тугангача...
Төен чишеп кенә утырмалы!
Төннәрнең шашкан чоры җитте –
Күккә ашкан йодрык төенләнә.
Тыпырчынган җирне әбүҗәһел
Күккә асар кебек тоемлана…

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев