Төнге кояш күктә. Мин таң көтәм...
Ярты карыш... якынаю булган, төсе уңган төштән никтер дертләп уянуым.
Төнге кояш күктә. Мин таң көтәм.
Һәр яңа таң җирдә яңа алыш.
Дәрья даулап шашкан йөрәгеңне учларыңа кысып, синең әнә шып-шыр бушлык тарафына китеп барыш...
Ярты карыш... якынаю булган, төсе уңган
төштән никтер дертләп уянуым.
Сизмәвең дә мөмкин юклыгымны, синең язмышыңда минем табылмаган килеш югалуым.
Ишетелә синең тын алуың кара төндә
минсез никтер җиңел сулау кебек.
...Соры бушлык тарафына юл алуың. Җан түреңә
калдырам мин кайнар кояш элеп.
Тоташ яңгырлардан ялыксам да, зарыксам да,
кояшымны кире кайтар, димәм.
Ал таң ата. Күзләремдә зәп-зәңгәр күк бата,
Май югыйсә. Җанга салкын тигән.
"КУ" 09, 2020
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Языйм әле Тукайчарак- юктыр гомер булганы-Төнге кояш дигәннәре- бер шагыйрә ялганы.......Булмаганны бар дип язу искелектән калган ул; Тел сөяксез, ни сөйләмәс - шагыйранә ялган ул......Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0