Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәхет

Арысланны шәйләп Ишәк йөзендә дә Тәхет белән бәйли аны үзе бәндә.

Бөек патша – Арысланны аучы аткан.
Белсәң! Тәхет өч көн буе җирдә яткан!
Төлкесе ни, Юлбарыс йә Аю, Бүре...
Лаеклыны сайлый алмый дүртнең бере...
Бүрегә дә өчәү каршы, төлкегә дә,
Юлбарыс та ялгыз хәтта, көлке менә!
Аю ала самоотвод: «Иренәм! – ди, –
Кышлар җитсә, җир өстендә күренмәм», – ди.
Пычрак атып, берсен-берсе батыралар,
Урман ярып, ни җитте сүз акыралар.
Читтәрәк бер Ишәк кенә тик утыра,
Ишеткәнен колагына шып тутыра.
Колак бит зур, сыя анда ярты җиһан,
Кырык еллык кыңгыр эшләр – бар да сыйган.
Тукталалар барысы әүвәл Юлбарыста.
Бу «Явыз»га ябырылуда Бүре оста.
Әйтә Бүре: «Һич онытмыйм, яшь чагымда
Мәңгелеккә тамга калды аягымда.

Бер гөнаһсыз идем үзем, бер гаепсез,
Чактан гына калдырмады арт шәрифсез...
Ни өчен диегез! Имеш, минем тоткан корбан
Аның күптән күзе төшкән куян булган!
Әйтерсең лә бу урманда куян беткән!
Әйтерсең мин соң ризыктан мәхрүм иткән!
Арттан килеп, капты алды аягымны,
Чак умырып төшермәде арт ягымны.
Барыгыз да беләсездер ул явызны,
Патша итү дөрес булмас Юлбарысны».
Төлке исә болай туры әйтәлмәде,
Бик читләтеп, урап кына шелтәләде:
«Юлбарысны ул кадәрле явыз итмик,
Бүре туган, үзеңне дә онытып бетмик...
Көче ташкан, тавышы көр, гәүдә килеш,
Мәрхүмкәем Арысланга кардәш тиеш.
Бу – бер яктан. Икенчеләй уйлый калсак,
Плүсләрен, минусларын искә алсак,
Юлбарыста диктаторлык юк микән дим?
Тик минем дә ялгышуым бик тә мөмкин...
Юлбарыскай, ялгыш булса, кичер, кодам!
Сайлармынмы, юкмы әле, белми торам...
Патша булгач, мин уйлыймын, матур булсын,
Сокландыргыч купшы койрык болгап торсын!»
Көтә торгач, чират җитә Аюга да.
«Уф» та ди ул, «пуф» та ди ул – тору кая?!
Авыр сулап, тирә-якка күзен ташлый,
Яткан җирдән, иренеп кенә сүзен башлый:
«Мин уйлыймын, безгә бүген уйлау кирәк,
Мондый хәлләр көн дә булмый, була сирәк,
Кинәт кенә баш эшләми, фикер килми,
Уен эшме – патша эшен беркем белми.

Бүре, бүре, бүре дисез, ай-һай, туган!
Тартыр микән, кем соң аны санлап торган?
Куян куып, анда-монда сарык буып,
Алай гына булыр микән патша булып?
Бер әйләнеп төкерәм мин ул бүрегә,
Әмер бирсен тагын миңа көн күрергә!..
Патшаның ул гәүдәсе зур, йодрыгы мул,
Тавышы көр булсын – әмерен бирергә!»
Өнсез калды халык кинәт бу чыгыштан,
Калды микән берәрсендә коры ыштан?!
«Эһем!» – диде ишәк кенә, тынлык бозып,
Ыңгырашып, иснәп алды, сузып-сузып:
«Бетерикме әллә бүгенгә бу сүзне?
Каш-керфекләр авырайды – йома күзне».
Ишәк сүзе бик йогышлы булды, белсәң,
Бар да исни, йокымсырый... Мәзәк – күрсәң!
Баш селкиләр ризалашып барысы да.
Менә шулай патшасыз да калырсың ла!
Кем әйткәндер, хәзер инде шайтан белсен,
Шаркылдашып көлде шуннан бөтенесе...
Берәү әйтте: «Вакытлыча, таңга кадәр,
Үзе теләп, ризалыгын алсак әгәр...
Патша булып... уйный торсын, әнә, Ишәк!
Иртә таңнан лаеклыны сайларбыз, шәт...»
...Иртә таңнан бүре китте сарыкка дип,
Аю абзый йокыга чумды, тәпиен кабып,
Юлбарысны аучы күреп, куып йөрде,
Төлке исәр, койрык болгап, тәгәрәп көлде.
Таң да атты, кич тә җитте, төн дә үтте...
Ишәк-патша тегеләрне шактый көтте.
Аптырагач, тәхетенә үрмәләп, ул
Аяк бөкләп утырды да йоклап китте.

Көн йоклады, төн йоклады, арып бетте...
Менә хикмәт! Эшләр кинәт хутка китте.
Үткәне дә, сүткәне дә башын иде:
«Тәхетебезне буш тотмадың, рәхмәт!» – диде.
Хәзер инде ул үзе дә хәтерләми
Шул хәлендә күпме гомер үтелгәнен.
Колак шиңде, тояклар да тырнакланды,
Ишәк абзый акрын гына тернәкләнде.
Хикмәт шунда – тәхет харап ябышкак ул,
Мәңге җавабы табылмас табышмак ул!
Кем утырса, шул төшәлми гаҗиз булыр,
Тирә-якка шөһрәте вә даны тулыр...
Уйлыйсыздыр, патшадан дип курка халык,
Тәхетеннән калтырыйлар, өнсез калып.
Арысланны шәйләп Ишәк йөзендә дә
Тәхет белән бәйли аны үзе бәндә.

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев