Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тау сыртында томан бар

Табигатьтән сынамыш, халык әйткән гөман бар...

Табигатьтән сынамыш, халык әйткән гөман бар:

Көн тиз генә аязмас, тау сыртында томан бар...

Куе томан эченнән кояш куя ялтырап,

Алда әле чалт аяз якты көн дә бар сымак...

Мин әле кая барам? Тукай әйткән җөмләме...

Без соң кая барабыз – томангамы, көнгәме?!
Бу вакыт кая илтә? Әллә төн, әллә таңга?

Әллә килеп җиттекме шомлы ахырзаманга?!

Ниләр булмас томанда, – бик чамалап барыгыз,

Сөрлекмәсен абынып, тәнегез вә җаныгыз!

Тау сыртында томан бар... Тауда гынамы томан?

Илкәемне тоташтан томан каплаган сыман...

 

ФЛЮРА НИЗАМОВА

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев