Шигърият
Татарстан
Татарстан, яшел патшалыгым, Бар җисемең синең яшелдән.
Татарстан, яшел патшалыгым,
Бар җисемең синең яшелдән.
Гүя дөнья үзенең матурлыгын
Синең яшеллеккә яшергән.
Яшел хәтфәләрдә ярсу атлар,
Уттай тояклары яшелләр.
Яшь егетләр ничек җилдерәләр! –
Алар җитез, гүя яшеннән!
Татарстан, яшел патшалыгым,
Бар җисемең синең яшелдән.
Яшел илем тынычлыгын саклый
Җилләрдән дә җитез яшеннәр!
"КУ" 06, 2017
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев