Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар рухы һәм каләм

Татарның рухы бар, Бар аның каләме – Син шуны, татарым, онытма.

Болгавыр заманда

Котыра бураннар,

Җил дулый калада.

Кайгыдан туепмы,

Салкыннан куркыпмы,

Ай улый далада...

Салкыннан курыксаң,

Тумавың хәерле,

Ә тусаң –

Кайнарлык бөркелсен рухыңнан.

Рух, диләр. Кайда ул?

Татарның нык рухы ул кайда?

Җәлилдәдер, бәлкем,

Исхакый саклыйдыр,

Асрыйдыр аны Тукай да.

Татарның нык рухы сизелә каләмдә:

Кылыч күк яра ул болытны.

Татарның рухы бар,

Бар аның каләме –

Син шуны, татарым, онытма.

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев