Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ташу

Үксез җаннар чиксез әрсезләнеп Береккәндә шәһәр-калага, Мин телимен язда авылымның Ташуларын кайтып карарга.

Үксез җаннар чиксез әрсезләнеп
Береккәндә шәһәр-калага,
Мин телимен язда авылымның
Ташуларын кайтып карарга.
Нишлим соң мин монда, аңлый алмыйм,
Нәрсәм калган бу таш калада?
Уй-хисләрем авылымның яшел
Тугаенда ауный һаман да.
Тота алмас мине дөнья эше,
Җайлы тормыш, яшел доллары.
Чакыра бөгелеп ташу суын эчкән,
Җанга күчкән бабам таллары.
Яшәүчеләр яшәсеннәр монда,
Бәхет телим сезгә, афәрин!
Хыялымда яшел тугайларның
Чирәменә ятып тәгәрим.
Нишлим соң мин монда, әйтегезче,
Нәрсәм калган бу таш калада?!
Әкияттәге сымак Су анасы
Көтә кебек агач басмада.
Кем теләмәс мондый хыялларның
Кайчан да бер чынга ашуын?!
Бик күрәсем килә авылымның
Гөрләп аккан язгы ташуын…

 

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев