Ташлармын сызып
Юк, вакланмам, гафу итәрмен дә, Гомеремнән ташлармын сызып.
Чит-ят кеше сүзе вак таш булып
Бәрелә дә читкә атыла.
Үзеңнеке әйтсә, җанны ерта,
Җәрәхәте тирән, каты ла.
Ят кешегә үпкәләп тә булмый.
Саксыз, уйсыз тиеп китсә дә.
Үзеңнеке – әҗәлдән дә ачы,
Хәнҗәр кадаган күк җилкәңә.
Тормыш бүселеп торса күкселләнеп,
Адашканда төссез бушлыкта.
Күңелләр дә бөркәнчексез була,
Чын-хак күреп йөргән дуслык та.
Бәгырьсезлек тигән күңелемдә
Баш әйләнгеч упкын яралгач
Нәүмиз калам: хәнҗәр – кынысында,
Мин коралсыз, җаным ялангач.
Тозлы яраларны ялый-ялый,
Күңел укшыса да ачыдан...
Елмаясың, тәүбә итәсең гел:
«Беркемгә дә башка ачылмам!»
Үпкәләсәң үпкәләтә дөнья,
Кыйналганга табыла сүз-чыбык.
Юк, вакланмам, гафу итәрмен дә,
Гомеремнән ташлармын сызып.
Фирдәүсә Бикмәтова
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ошады шигырь,урынлы чагыштырулар,дөреслек,рәхмәт автор.
0
0