Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАШ

Тоташ Таш, Таш Җирдә – Бөтенесе: Эре йә вак – Кая карама.

Каза
Дөньяның асты өскә килде.
Хәер, киресенчә: кызу-кызу атлаган шәпкә үзем ике канатымны кагып
алдым да чалканлата җиргә барып төштем. Аңарчы маңгай турысында
йодрык чаклы таш калыкты. Кайдан гына пәйда булды ул?
Урам чатындагы гарәп язулы сәгать тә берне сугып куйды.
Анысына сүгенмәдем.
Мин күк төсенең спектрдагы төгәл урынын хәтерләргә тырышып
ятканда, элекке ГУМ тирәсеннән гөрелте йөгерде. Анда егерме-утыз кеше,
кулларына ап-ак чәчәк бәйләмнәре тотып, космонавтларны каршыларга
әзерләнә иде.
Нәкъ менә мондый тантаналарны өнәмәгәнгә күрә, йомран сыман җәһәт
кенә метро чокырына чуммакчы идем дә бит!
Өлгермәдем. Юлым тупас сәбәп аркасында бүленде.
Күк, чынлыкта, спектрдагы һәммә төстәге нурларны үзе аша үткәрә.
Әмма аларның таралыш дәрәҗәсе дулкын озынлыгының дүртенче
дәрәҗәсенә кире пропорциональ. Ягъни, күз аерырлык диапазонда
шәмәхә, куе зәңгәр һәм зәңгәрсу нурларның өлеше бермә-бер артык. Ми,
кирәксезгә баш ватмыйча, бу палитраның барысын да бер төскә – күк төсенә
әйләндереп, тулаем килеш кабул итә.
Мәктәптә физика укытучысы:
– Җиде төн уртасында уятып сорасалар да, сез моны белергә тиеш! –
дип әйтә иде.
Менә нәрсәгә кирәк булган икән ул миңа.
Күк төсе – төркилек, татарлык төсе дә әле.
Хәер, килешәм: бусы – лирика.

Мин, муенымны чак каерып, янымда яткан оятсыз ташка төбәлдем:
– Кайдан гына килеп чыктың син, хайван?
Беразга күз алларым караңгыланып китте. Карашымны таш өстеннән
шудырып, юл аркылы торган бронза һәйкәлгә күчердем. Кай ягыдыр үзгә
иде аның. Шул ук Олуг Мөхәммәт югыйсә. Аты да шул ук ат. Элек тә алгы
аягын күтәреп торгандыр инде ул, арткысы булмагандыр? Моңарчы башы
аскарак иелгән идеме соң? Әллә ханның чапаны алышынганмы?
Гөрелте кабатланды.
Космонавтлар күктән җиргә төшеп җиткән иде.

Таш

Таш
Тирә-юньдә –
Бөтенесе.
Калку булып тора,
Зәһәр дә:
Кыя-таулар,
Шоссе,
Җирне баскан
Йортлар чытырманы –
Шәһәрләр.
Күк йөзендә –
Биниһая йолдыз:
Онытылып баксаң –
Шашарлык...
Берәр кайчан,
Күз нурлары сүнеп,
Җиргә коелачак ташлар ул!
Тоташ
Таш,
Таш
Җирдә –
Бөтенесе:
Эре йә вак –
Кая карама.
Кәгъбәдә дә,
Гөнаһлардан янып,
Җәннәт кичкән якут карала.
Гомер буе
Ашкынуда, дауда,
Бертуктаусыз чаба эш белән –
Җыйнак кына мәрмәренә җиткәч
Тынычланып кала
Кеше дә.
Таш,
Таш
Тирә-юньдә –
Бөтенесе.
Тоташ,
Тоташ.
Шуңа иш бары:
Бөтерелеп, галәм киңлегендә
Мүкләнгән таш оча –
Җир шары.

Өйлә
Башта ул күзлектәге тап кебек иде.
Әмма әкренләп борынга таба үрмәләвен күргәч инандым: кырмыска.
Аскы иренне өскесенә күтәреп, бар куәткә пошкырып җибәрдем. Бөҗәк
төшеп китте. Тап кымшанмады да. Баксаң, күктәге болытны каплап торган
икән. Анысы үзеннән олырак булып кабармакчы, бүртенмәкче.
Нәни чакта мин ядә ташы турында укыган идем. Борынгы... кем әле?..
мәҗүси муллалар шуның ярдәмендә һава торышын үзгәртә алган, имеш.
Әтәйнең чалбар балагына ябышып көтү көткәндә еш искә төшә иде
ул. Табигатьнең кәефе кырылган саен. Валлаһи, муеннан сазга баткан көе
таллык эчендә Сапура карчыкның кәҗәсе белән тарткалашу – иң рәхәт
эш түгел.

Бу тылсымлы таш терлек-туарның тел астына яшерелгән була диләр.
Берсендә аны табып җиткерүемә аздан гына калган иде. Әмма әтәй колак
артына кундырганнан соң, исән кешегә тормышның ядә-мазардан башка
да матур булуына ышандым.
Хәзер яңадан шул нәрсә хәтергә кайтты менә.
Беренчедән, торып китү димим, кымшанасы да килми иде.
Икенчедән, Кәҗә бистәсендә бүген Җәмигъ мәчете төзелә башлый.
Шуңа нисбәтле истәлек билгесе (ягъни – таш) куелырга тиеш. Рәсми өлеш
тәмамлануга, яңа нигезне котлап, бөтен өммәт белән җомга намазы уку да
каралган. Урынында ук, ачык һавада. Яңгыр, һичшиксез, бәйрәмнең ямен
җибәрәчәк иде...
Маңгаемның яңа танышыннан:
– Син ядә ташы түгелме? – дип кызыксындым.
Каушаудан гына дәшмәгәндер: аның кытыршы яңагы буйлап, сыртына
алма төше салган килеш, баягы кырмыска үрмәләп маташа иде.

Келәү

Карт иде кам.
Исәр иде.
Шуңамы,
Коты чәпчеп,
Йолык туенда1 түгелгән
Сут сеңеп өлгергәнче,
Келәүлектә ялгыз калды.
Куера барды болыт.
Ул, нәрсәдер сизенгәндәй,
Үзгәртергә омтылып,
Давылга ачты кочагын,
Ялварды әрнеп,
Шашып;
Йөрәге –
Кызыл куз иде,
Кулында –
Ядә ташы:
– Тәңрем,
Сыгынам!
Күк, Җир!..
Нык сеңерле әүлад2 бир,
Әүладыма дәүләт бир,
Җиргә Күк игез булсын,
Утка Су игез булсын,
Һәр дәвер симез булсын,
Һәр тараф тигез булсын! –
Җаныбызга маза3 бир,
Тәнебезне таза бир,
Түземен бир, көчен бир,
Имин тормыш өчен бир!
Сыгынам,
Тәңрем,
Күк, Җир!..
Ялгап кына җибәрәсе
Теләгенең соңгысын:
– Илемдә
Һава торышы
Һәрвакыт аяз булсын!
Илемдә!
Һава торышы!
Һәрвакыт!
Аяз булсын!
Карт иде кам.
Өлгермәде.
Купты ядәсе, яше...
Таралды, каплап күк йөзен,
Җирнең тамыры –
Яшен.
1 Йолык туе – борынгы төркиләрдә корбан чалу бәйрәме.
2 Әүлад – нәсел-ыру, дәвам.
3 Маза – тынычлык.

Җәмигъ мәчете

Офыкта нәрсәдер балкып алды.
– Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим!4 – дип куйдым мин.
Тфү сәнә, йолдыз атылганда гына шулай диләр югыйсә.
Хәер, изге сүз дөньяга һәрвакыт тансык.
Сүгенмәдем бит.
Казанда Җәмигъ мәчетен торгызу нияте Татарстан Җөмһүриятенең
бәйсезлеге турындагы Декларация кебек үк борынгы.
Башта илаһ йорты мәркәзгә сыймады. Явыз Иванга каршы көрәшкән
Кузычак угланның ыстан җире, дип, Питрәч вилаятендә генә үгез тиресе
чаклы кишәрлек бирделәр. Әмма Иҗтимагый үзәк йөз меңгә якын халыкны
урамга чыгарып, Сабан туе уздырып алганнан соң, кирмәннең кыл
уртасында да бик яхшы урын барлыгы ачыкланды.
Бу оешма белән сүзгә килмәсәң яхшы: татарның иң асыл, зыялы,
кыю угыл-кызларын берләштергән чакма ташы ул! Матбугат, театрлар,
телевидение – барысы да алар кулында. Димәк, җәмәгатьчелек фикере дә.
Шулай итеп, Кол Шәриф мәчете калыкты. Мәгълүм ки, имам сәет һәм
аның мөритләре Казанның иң тугры, иң фидакарь яклаучыларыннан булган.
Олы түрә, тасманы кискән чакта, бераз тарихны капшап:
– Без моны онытырга тиеш түгел! – диде.
Икенче Җәмигъ мәчетенең барлыкка килүе беренчесенә турыдан-туры
бәйле. Ничек анда җиткәннәрдер, белмим, әмма казу эшләре барышында
Ару хәбәр чиркәвенең дә мөселман әхрамы нигезендә күтәрелгәнлеге
ачыкланды. Ул көннәрдәге шаулашу-даулашу инде – буа ерылдымыни!
Җаен туры китереп, Иҗтимагый үзәк вәкилләре дә ил агаларыннан:
– Җә, нишлибез? – дип кызыксынмый кала алмады.
Нәтиҗәсе шул: башкалабызда хәзер Псков архитектурасы үрнәгендә
корылган мәчет бар. Дөньяда бердәнбер экземпляр!
Әлеге дә баягы Питрәч вилаятендә туып үскән Атакай хәзрәтләре, бу
үзгәрешләрне вакытлы, урынлы һәм саваплы санап, берсүзсез хәер-фатихасын
бирде. Шуңа өстәп, изге эш хакына дип, күпмедер садака да күчергән бугай әле.
Хәзер, Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына
багышлап, Казанда өченче Җәмигъ мәчетен җиткерү күз уңында тотыла.
Аның нигезенә салыр өчен Алмыш илтәбәрне, Ибне Фадланны күреп калган
Шәһри Болгар ташлары да кайтарылачак, имеш...
Миңа Кәҗә бистәсендә сайланган урын ошый. Су буе. Теплоходлар йөреп
тора. Янәшә – атаклы Матбугат йорты, Татар яшьләре үзәге. Каршы ярда –
тәмәке фабрикасы. Ап-ак кирмән. Анда, Нургали һәм Илбуга капкалары
арасында, мәһабәт һәйкәл – Шәһитләр төрбәсе. Казанны җан бәрабәренә
илбасарлардан яклаган бабаларыбыз рухына соңарып кылынган догабыз.

Мәмләкәт

Тома үксез токым иде алар.
Тамырлары да юк, исеме дә.
Көнкүрешкә бәйле үзгәрештән
Актык өметләре киселүгә

Яңа кеше килде.
Җиң сызганды.
Кыя өйде ташны ташка яньчеп:
Сез, – диде ул, – дивар!
Сез – манара!
Бу сәгатьтән сезнең исем – мәчет!..
Яңа кеше,
Җир куеныннан йолкып,
Берәм-берәм күккә күтәргәндә
Ташлар меңәр еллык мәрттә иде.
Киләчәге иде – үткәннәрдә.
Сез, – диде ул, – мәктәп-мәдрәсәләр!
Сез, – диде ул, – мунча, йортлар – төмән5!
Сез – пайтәхет! – диде. –
Сеңдерегез:
Болгар –
Сезнең исем
Шушы көннән!
Төссез, төксе токым иде алар.
Сынауларның башын башка ватып,
Кеше кыя өйде:
Исемегез –
Биләр булыр,
Үкәк,
Сарай-Бату!..
Аның,
Илен коргач,
Соңгы тында
Әйткәннәре мең мәртәбә растыр:
Буйга басты ташлар,
Беркайчан да
Кире чүкмәс өчен буйга басты!

4 Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим! – Таш атып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам!
(Гарәпчәдән)

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев