Тарих
...Ә тарих? Үтсен тик әйләнеп, белмәгән шикелле сине дә, Белмәгән шикелле мине дә – бөтенләй.
Ә тарих? Яза ул үз-үзен. Без аңа кирәкми бөтенләй.
Ияреп йөрергә бары тик, әләмнәр күтәреп, көтүдәй.
Карарлар чыгарып, хөкемнәр. Мәйданнар тутырып. Утырып.
Һәм сәер бизгәкне, ирексез, киләчәк буынга йоктырып.
Ә тарих? Чәйни ул үз-үзен, ә төшен чыгара төкереп.
Һәм килә һәркайчан ашыгып, һәм китә озаклап, көттереп.
Без аңа түгелбез беркем дә – артыгын ымсыныр, өркергә:
Әйләнеп мәгънәсез өндәүгә, әйләнеп кирәксез өтергә.
Ә тарих? Язсын ул үз-үзен. Калганы – кирәкми бөтенләй.
Мин тоям яшәүне ирнемдә – үләннәр, чәчәкләр сөтедәй.
Мин тоям яшәүне ирнеңдә – диңгезнең назыдай, сулыккан,
Без инде берни дә көтмәгән мизгелдә, очрап, бер юлыккан.
Ә тарих... мең еллар укмашып, диварлар кубарып ишелде.
Гөрселдәп аксын ул янәшә шау күбек – Мзымта1 шикелле.
Юлында ияртеп – ни күрә: кем нәрсә хакына дип күнә...
Кем нәрсә хакына дип сүнә... Кем нәрсә хакына дип үлә...
Мин риза нибары назына яшәүнең, ул – җәннәт сөтедәй!
...Ә тарих? Үтсен тик әйләнеп, белмәгән шикелле сине дә,
Белмәгән шикелле мине дә – бөтенләй.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев