Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тансык бәхет

Бәхетнең була күрми калганы, Гомерләр буе көтеп алганы.

Бәхетнең була күрми калганы,
Гомерләр буе көтеп алганы.
Җәйге челләдә яуган карым син,
Сөеп туялмас тансык ярым син.


Тылсымлы назың дөрләтә канны,
Сөю ширбәтең сугара җанны.
Тартылам утка тартылган кебек,
Сихри төш сыман югалма эреп.


Бу могҗизага ышанмый күңел,
Сине баш җуеп сөймәслек түгел!
Сакласын Күкләр, тимәсен күзем,
Көнлим мин сине үземнән-үзем.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев