Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тамырлар өзелмәсен

Тамырлар һич өзелмәсен, Телне, рухны якла гел, Халкыңның саф чишмәләрен, Йолаларын сакла гел!

Язмыш кайчак кешеләрне
Аерса да иленнән,
Җаннар мәңге аерылмасын
Әнкәй биргән теленнән.
Бу дөньяда һәркем өчен
Газиз әнкәй бер генә,
Сөйгән әнкәйдәй кадерле
Туган ил һәм тел генә.
Кайда гына яшәсәң дә,
Онытма телең, моңың,
Сүндермә изге мирасны,
Балкыт бабамнар нурын!
Тамырлар һич өзелмәсен,
Телне, рухны якла гел,
Халкыңның саф чишмәләрен,
Йолаларын сакла гел!

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев