Тамырдашлар
Ата һәм ат – тамырдашлар микән? Безнең өчен генә шулаймы? Атлар күргән саен йөрәк шуңа Тибешен онытып, уйга чумамы? Әткәй һәм ат – аерылгысыз иде.
Ата һәм ат – тамырдашлар микән?
Безнең өчен генә шулаймы?
Атлар күргән саен йөрәк шуңа
Тибешен онытып, уйга чумамы?
Әткәй һәм ат – аерылгысыз иде.
Булгандырмы шулай тиеш тә?
Икесе дә бер-бер артлы китте.
Уйлар җитмәс җиргә – биеккә.
Атсызлык та атасызлык бит ул
Өй-йорт өчен. Ил-йорт өчен дә!..
Дөнья йөге ишелеп иңгә төшә
Ат-атасыз һәркем, һәр илгә.
Атлы гына алалгандыр исем
Һәм булгандыр атлы – атаклы...
Атсыз онык эзләп табалырмы
Бабалары җиккән туратны?
...Хыял аты ялларына ябышып,
Үткәннәрдә йөрим, тибендә.
Үз атымны табып һәм иярләп,
Эһ, җиләсе иде илемдә!..
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев